Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сотников экипажы «Дакар» раллиеның бишенче этабында беренче урын алды
Икенче һәм өченче урыннарны шулай ук «Камаз-мастер» вәкилләре - Антон Шибалов һәм Андрей Каргинов яулады.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «Камаз-мастер» Россия командасы экипажы «Дакар» ралли-марафонының бишенче этабында йөк машиналары зачетында җиңү яулады. Марафон Согуд Гарәбстанында уза. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Аль-Юла һәм Хаил шәһәрләре арасында салынган махсус участокның озынлыгы 353 км тәшкил итте. Сотников дистанцияне 4 сәгать 12 минут 4 секундта узды. Икенче һәм өченче урыннарны шулай ук «Камаз-мастер» вәкилләре алды — Антон Шибалов команда буенча партнердан 3 минут 6 секундка калышты, ә Андрей Каргинов 3 минут 15 секундка оттырды. Белорус Сергей Вязович «МАЗ» да финишка дүртенче килде (+16.30).
Эдуард Николаев җитәкчелегендәге «Камаз-мастер» экипажы, двигатель белән проблемалар булу сәбәпле, 165нче чакрымдагы махсус участокта тукталды.
Ярышларның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, экипаж ремонт эшләре вакытында 2-3 сәгатен югалтачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз