news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы «Авангард» хоккейчыларына җиңелде

«Авангард» - «Ак Барс» исәбе - 3:0.

«Ак Барс» хоккей командасы «Авангард» хоккейчыларына җиңелде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына каршы уйнады. Матч Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә үтте. Әлеге уенда 3:0 исбә белән «Авангард» өстенлек алды.

Ноябрь ахырында «Ак Барс» өчен тугыз ел уйнаган Эмиль Гарипов «Авангард»ка күчте. Әлеге уеннга ул команда составында икенче капкачы буларак язылган иде. Гарипов бозга чыкмады. Аннан кала, көндәш команда составында 2018 елда «Ак Барс»та Гагарин Кубогын җиңгән Роб Клинкхаммер һәм Алексей Потапов бар иде.

«Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье өчен бу уен Континенталь хоккей лигасында 100нчесе булды.

Беренче период. Уенның беренче минутында ук «Авангард» һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер исәпне ачты (1:0).

Икенче период. Унберенче минутта Сергей Широков гол кертте (2:0).

Өченче период. Алтынчы минутта Сергей Широков, «Ак Барс» капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:0).

Командалар составы:

«Авангард»:

Бобков (Гарипов);

Широков — Грачёв — Андригетто, Бондарев — Покка;

Клинкхаммер — Семёнов — Бек, Емелин — Франсон;

Дедунов — Стась — Потапов, Мартынов — Войнов;

Шумаков — Терещенко — Кошелев (Яремчук).

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Азеведо — Кормье — Кара, Лямкин — Викстранд;

Э. Галимов — Тихонов — Зарипов, Журавлёв — Хенкель;

Дыняк — А. Галимов — Воронков, Рукавишников — Юдин;

Фрэттин — Основин — Ткачёв (Глухов), Фазылҗанов.

10-15 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасында командалар ял итәчәк, ул вакытта төрле илләр җыелма командалары арасында ярышлар була.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда Спорт сараенда ретро форматта үткәрәчәк. «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очрашачак. Матч 19 декабрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100