Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсеннән Кәрим Рузмәтов көрәш буенча Россия чемпионатына әзерләнә
Ул - көрәш буенча өлкә ярышлары чемпионы һәм призеры, Идел буе федераль округындагы ярышның бронза призеры, шулай ук Россия чемпионатының бронза призеры.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан Кәрим Рузмәтов көрәш буенча Россия чемпионатына әзерләнә. Чемпионатка әзерлек кысаларында Кәрим Әлмәттә узган укыту-күнекмә җыеннарында катнашты.
«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, билбау көрәше һәм көрәш буенча Россия чемпионаты быел декабрь аенда Казанда узачак. Әлеге ярышлар илкүләм «Демография» проектының Россия Федерациясендә спорт резервын әзерләү һәм көрәшне үстерү максатыннан үткәрелә.
Кәрим Рузмәтов — «Фортуна» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең бүлекчәсен тәмамлаган. Яшь спортчы — көрәш буенча өлкә ярышлары чемпионы һәм призеры, Идел буе федераль округы ярышларының бронза призеры, шулай ук Россия чемпионатының бронза призеры.
«Укыту-күнекмә җыеннары — дөнья чемпионатына әзерлек ул, һәр авырлык категориясендә безгә спарринг-партнер кирәк. Бу спорт төрендә чиста көрәш, аяк чалусыз һәм башка намуссыз алымнарсыз көндәшеңне келәмнән аерып, аркасына ташларга кирәк. Мин Самара өлкәсе командасы составында 80 кг авырлык категориясендә чемпионатта катнашырга җыенам», — ди Кәрим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз