news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә йөзү буенча «Өченче буын» республика ярышларының муниципаль этабы узды

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 1нче урын яулаучылар 11 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Мөслим данын яклаячак.

Мөслимдә йөзү буенча «Өченче буын» республика ярышларының муниципаль этабы узды
https://muslumovo.tatarstan.ru/

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 5 ноябрь көнне Мөслим районында өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча «Өченче буын» республика ярышларының муниципаль этабы үтте.

ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан үткәрелгән әлеге ярышта ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

  1. Кондратьев Валерий (Яңа Усы)
  2. Шәйхразиев Таһир (Мөслим)
  3. Сәхбиев Равил (Мәлләтамак).


Хатын-кызлар арасында:

  1. Хәммәтова Рәйсә (Вәрәшбаш)
  2. Вагыйзова Галия (Мәлләтамак)
  3. Фәсхиева Сиринә (Олы Чакмак).


Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 1нче урын яулаучылар 11 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Мөслим данын яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100