news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мәгас Сәхабетдинов истәлегенә грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турниры була

Мәгас Сәхабетдинов биш тапкыр Таҗикстан чемпионы, ике тапкыр Урта Азия чемпионы, авыл спортчылары арасында Россия һәм СССР чемпионы, Дүшәнбе шәһәрендә халыкара турнир җиңүчесе, 10 ел дәвамында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасының өлкән тренеры була.

Казанда Мәгас Сәхабетдинов истәлегенә грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турниры була
https://minsport.tatarstan.ru

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 12-15 ноябрь көннәрендә Казанда юниорлар арасында грек-рим көрәше буенча РСФСРның атказанган тренеры Мәгас Сәхабетдинов истәлегенә Бөтенроссия турниры узачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

15 команда составында 21 яшькә кадәрге 200 спортчы чыгыш ясый. Ярышлар 10 үлчәм категориясендә узачак: 55 кг, 60 кг, 63 кг, 66 кг, 72 кг, 77 кг, 82 кг, 87 кг, 97 кг һәм 130 кг.

Ярышлар 13 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә «Ак Барс» көрәш сараенда ачыла. Беренчел һәм ярымфинал очрашулары 13 һәм 14 ноябрьдә, финал һәм өченче урын өчен көрәш 14 һәм 15 ноябрьдә булачак.

Мәгас Сәхабетдинов 1965-1978 елларда Казанда «Уңыш» ирекле спорт берләшмәсенең классик һәм милли көрәш буенча тренер була. 1960 елда аңа классик көрәш буенча СССР спорт мастеры исеме бирелә. Ул биш тапкыр Таҗикстан чемпионы, ике тапкыр Урта Азия чемпионы, авыл спортчылары арасында Россия һәм СССР чемпионы, Дүшәнбе шәһәрендә халыкара турнир җиңүчесе була.

10 ел дәвамында Мәгас Сәхәбетдинов грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасының өлкән тренеры була. 1974 елдан 1991 елга кадәр республиканың милли һәм халык спорт төрләре буенча республика Федерациясен җитәкли. 1978-2004 елларда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире булып эшли.

Ул 55 спорт мастеры әзерләгән, шулардан грек-рим көрәше буенча 12 кеше СССР спорт мастеры, 7 кеше атказанган спорт мастеры, 36 кеше билбау көрәше Татарстан Республикасы спорт мастеры, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100