Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көрәшчеләр Кунгурга җыена
Пермь краенда көрәш буенча «Урал кубогы» ярышлары бишенче мәртәбә үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 10-12 ноябрьдә Пермь краеның Кунгур шәһәрендә көрәш буенча «Урал Кубогы» традицион ярышлары үткәрелә. Кунгур «Урал Кубогы» ярышларын бишенче мәртәбә кабул итә.
«Урал кубогы» ярышлары ел саен Россия төбәкләреннән 100дән артык көрәшчене үзенә җыя, – дип җиткерделәр Россия көрәш федерациясеннән «Татар-информ» хәбәрчесенә. – Узган елгы турнирда «Урал кубогы»н хуҗалар – Пермь көрәшчеләре яулаган иде».
Бил алышулар 11 ноябрьгә билгеләнгән. Ул шәһәрнең «Зәңгәр кит» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында уза. Аны Россия көрәш федерациясе, Пермь крае көрәш федерациясе, Кунгур шәһәре хакимияте, җирле татар җәмгыяте оештыра.
Турнирда Татарстан көрәшчеләре дә бил алышачак. «Идел» журналы Татарстанның көрәш федерациясеннән алынган мәгълүматларга таянып хәбәр иткәнчә, яшьләр арасында бил алышырга Раил Хәбибрахманов, Аркадий Власов, Илназ Димиев, Айнур Хасбиев, Нурфәт Шәйхетдинов, Нәсим Габидуллин һәм Газинур Шәһәбиев барачак. Ир-егетләрдән Татарстан данын Фирзәр Гыйниятуллин, Рамил Хәкимҗанов, Булат Гадершин, Фаяз Зарипов, Илназ Зарипов, Рөстәм Сибгатуллин һәм Константин Морозов яклар дип көтелә.
Сүз уңаеннан, федерация мәгълүматларына караганда, бүген көрәш Россиянең кырыклап төбәгендә үсеш кичерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз