Босфор бугазы аша Азиядән Европага Халыкара марафон уздырыла

Марафонның девизы - «Балаларның киләчәге өчен йөгер».

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 12 ноябрьдә Төркиядә иң зур спорт чараларының берсе – 39нчы Халыкара Vodafone марафоны уздырыла. Анда катнашучыларга Босфор бугазы аша Азиядән Европага йөгерергә кирәк булачак.

"Анадолу" агентлыгына Истанбул муниципалитеты спорт департаменты җитәкчесе Исмаил Озбайрактар хәбәр иткәнчә, спорт марафонында 25 мең спортчы - йөгерү ярышларында, тагын 100 меңе спорт йөрешендә катнашачак.

“Быелгы марафонда бөтен дөньяга танылган 86 атлет катнашачак. Марафон белән кызыксынучылар күп, рекордлар да булырга мөмкин”, - диде Озбайрактар.

“Узган ел марафон 2016 елның 15 июлендә хәрби түнтәрелеш корбаннары истәлегенә багышланган иде. Быел марафонны балаларга багышлыйбыз”, - диде парламент җитәкчесе.

Марафонның девизы - «Балаларның киләчәге өчен йөгер», дип яза "Анадолу" агентлыгы.