news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова Татарстанда физкультура укытучылары өчен бәйге булдырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты «Партия лигасы» дискуссия клубында шундый инициатива белдерде.

Ольга Павлова Татарстанда физкультура укытучылары өчен бәйге булдырырга тәкъдим итте
Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты матбугат хезмәте

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» федераль проекты координаторы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова «Партия лигасы» дискуссия клубында Татарстанда физик культура укытучылары өчен яңа бәйге булдыру инициативасы белән чыгыш ясады.

«Мин әлеге һөнәрнең абруе турында үз чыгышларымда бер генә кабатламадым. Кызганыч, „Ел укытучысы“ Бөтенроссия бәйгесендә физкультура укытучысы җиңәр дип өметләнергә генә кара. Әлегә мондый хәл булганы юк. Ә безнең новаторларны, һөнәренең үз осталарын йөзгә танып белсеннәр иде. Татарстанны пилот төбәк итеп, физик культура укытучылары өчен яңа бәйге оештырырга тәкъдим итәм», — диде парламентарий.

Аның сүзләренчә, бу һөнәрне популярлаштыру тәҗрибәсе бар инде. Мәсәлән, WorldSkills хәрәкәтендә «Физик культура укытучысы» номинациясе уздыру.

Шулай ук Ольга Павлова Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгында аерым структура булдыру кирәклеген дә әйтте. Ул гомуми белем бирү мәктәпләрендә физик тәрбия бирүне тормышка ашыру өчен җавап бирергә тиеш.

«Физик культура укытучыларының республика методик берләшмәсе булмау да аңлашылмый. Татарстанда мондый тәҗрибә булган иде. Әлеге методик берләшмә иң яхшы практика һәм методикалар мәйданчыгы булыр дип ышанам», — диде Ольга Павлова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100