Җиңел атлет Елена Мигунова КДУның “Алтын значогына” лаек булды

Бүген Казан дәүләт университетында вуз студентлары һәм укытучылары Пекинда узган Олимпиадада көмеш медаль яулаган Казан җиңел атлеты Елена Мигунова белән очрашты
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген Казан дәүләт университетында вуз студентлары һәм укытучылары Пекинда узган Олимпиадада 4х400 метрлы эстафетада көмеш медаль яулаган Казан җиңел атлеты Елена Мигунова белән очрашты.
Очрашуда КДУ ректоры Мәгъзум Сәлахов, спортчының тренеры, КДУны тәмамлаган Ольга Павлова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының ярдәмчесе Дамир Закиров, КДУ факультетлары деканнары, вузның студент-активистлары һәм спортчылары катнашты.
Елена Мигунова Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлагач, Казан дәүләт университетына аспирантурага укырга керә. Ул - КДУның юридик факультетының гражданлык хокукы кафедрасы аспиранты, хәзерге вакытта “Профессиональ спорт өлкәсендә хокукый гражданлык килешүләре” дигән темага кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнә. “Мигунова диссертациясен вакытында якларга тиеш, мин шәхсән үзем моны контрольдә тотачакмын”, - дип ассызыклады Мәгъзум Сәлахов.
Очрашу барышында Елена Мигунова һәм КДУ ректоры истәлекле сувенирлар алмаштылар. Казан җиңел атлетына КДУның “Алтын значогы” бүләк ителде, аны ректор һәм вузның проректорлары түшләрендә тагып йөртә.
Үз чиратында Елена КДУ ректорына Пекиндагы Олимпиада символлары төшерелгән истәлекле медальләр тапшырды. Моннан тыш, ул КДУның тарих музеена үзенең Олимпия костюмын бүләк итте. Юридик факультет деканы Илдар Тархановка Мигунова Россия Олимпия җыелма командасының символы булган Чебурашка тапшырды. Декан әлеге Чебурашка КДУ спортчылары командасының талисманы булачак дип ассызыклады.
Студентларның Мигуновага сораулары, нигездә, аның Пекинда узган Олимпиадада алган хис-кичерешләренә кагылышлы иде. Искәртеп узабыз, 2008 елгы Олимпия уеннарында 4х400 метрлы эстафетада беренче этапта Татарстан җиңел атлеты Елена Мигунова Россия җыелма командасы составында йөгерде. Казан йөгерешчесе эстафета финалында Россия җыелма командасы составына кермәсә дә, Пекинда көмеш медаль яулады.
Елена Мигунованың сүзләренә караганда, Олимпия уеннарында яуланган медаль – 70-80 процентка аның тренеры Ольга Павлованың казанышы. “Көмеш медаль – безнең уртак бүләгебез”, - дип ассызыклады ул. Җиңел атлет 2008 елда узган Олимпиададагы стартын искиткеч вакыйга дип атады. “Без Пекинга җиңәргә дигән өмет белән бардык, - диде Елена. – Мин үз чыгышымнан бик тә канәгать”.
Соңыннан очрашуда катнашучылар Казан дәүләт университетының тарих музеендагы экспонатлар белән танышты.