news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 438 млн сумга өч спорт объекты төзеләчәк

Аксубайда — футбол кыры, Буада — универсаль спорт залы, Яшел Үзәндә ябык футбол манежы барлыкка киләчәк.

Татарстанда 438 млн сумга өч спорт объекты төзеләчәк
Илнар Төхбәтов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Буа, Аксубай һәм Яшел Үзәндә гомуми бәясе 438 млн сумлык яңа өч спорт объекты барлыкка киләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Төзү-монтажлау һәм башка эшләр башкару, шул исәптән җиһазларны урнаштыру һәм монтажлау. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 438 млн 306 мең 17 сум тәшкил итә», — дип хәбәр ителә документларда.

Буада универсаль спортзалга — 367 млн, Аксубайда футбол кырына — 27 млн чамасы, Яшел Үзәндә манеж төзүгә 44 млн сум акча тотылачак.

Барлык объектларны да 2021 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100