Казан ватерполисты Универсиадада бер матчта 5 туп аткан

Россия командасында Казан “Синтез” ы су тубы уйнаучысы Алексей Рыжов-Аленичев иң яхшы нәтиҗә күрсәтте

 (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия су тубы уйнаучылары Корея Универсиадасында Япония командасын тар-мар итте.
Бүген Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрендә XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың бишенче көне уза. Су тубы буенча Россия ир-атлар җыелма командасы турнирда рәтттән дүртенче җиңүен яулады. Чираттагы матчта россиялеләр Япония җыелма командасын 15:5 исәбе белән тар-мар итте.
Россия командасында Казан “Синтез” ы су тубы уйнаучысы Алексей Рыжов-Аленичев биш туп атып иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
“Б” төркемендә лидерлык итүче Россия командасы 10 июльдә Төркия командасына каршы уйнап төркем этабын тәмамлый, дип хәбәр итә «Весь спорт».