FISU җитәкчелеге Рөстәм Миңнехановны Казанның Универсиада өчен көрәштә җиңүе белән котлады

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов адресына FISU җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты килде
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов адресына Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) исеменнән рәхмәт хаты килде.
Хатта FISU генераль секретаре Эрик Сайнтронд ТР Хөкүмәте башлыгын һәм Татарстан командасын 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү хокукына ия булуы белән котлаган, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
“Сезне FISU президенты, башкарма комитет һәм аның барлык әгъзалары исеменнән котлыйм, - диелгән хатта. - Соңгы ике ел эчендә Сез әлеге проектның төп илһамчысы һәм химаячесе булдыгыз. Без Казанда яшәүчеләргә һәм Татарстан Республикасы җитәкчеләренә энтузиазм һәм кунакчыллык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Без Сезнең белән алда торган биш елда 2013 елгы Универсиаданы уңышлы үткәрү өчен хезмәттәшлек мөмкинлекләрен түземсезлек белән көтәбез”.