news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутия һәм Татарстан спортчылары Казанда татарча көрәштә көч сынашты

Бүген «Батыр» спорт комплексында хапсагай, мас-рестлинг һәм милли көрәш буенча иптәшләрчә ярышлар булды.

Якутия һәм Татарстан спортчылары Казанда татарча көрәштә көч сынашты
Владимир Васильев

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанның «Батыр» спорт комплексында Саха Республикасы (Якутия) спортчылары милли көрәш буенча Татарстан командасы белән көч сынашты.

Татарча көрәштә Якутиянең хапсагай дип аталган милли спорт уены көрәшчеләре үзләрен сынап карады. Алар көрәш алымнарын кичә генә өйрәнгән.

Саха Республикасы көннәрен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасына спорт делегациясе килгән. Ике республика спорт командалары арасында 7-11 июньдә матчлар уза. Бүген «Батыр» спорт комплексында хапсагай, мас-рестлинг һәм милли көрәш буенча иптәшләрчә ярышлар булды.

Матч вакытында Якутия спортчылары үзләрен милли көрәштә сынасалар, Татарстан көрәшчеләре Якутиянең милли спорт уеннарына — хапсагай һәм мас-рестлинг нечкәлекләренә өйрәнде.

Хапсагай — якут милли көрәше.

Ярышлар 10 метр диаметрлы көрәш келәмендә уздырыла. Уенда көрәшче көндәшен егарга тырыша. Аяктан кала тәннең башка урыны келәмгә тисә, көрәшче җиңелә. Келәмгә 1 кулы белән тисә, штраф баллы исәпләнә, 2 кулы белән тисә — җиңелә. Көрәшче арсеналына классик, ирекле көрәш, самбо, дзюдо төрләренә охшаган алымнар керә. Ярыш 10 минут дәвам итә, очколар тигез булса, көрәш 2 минутка озайтыла.

Мас-рестлинг (искәрмә — таяк тартышы) — Якутиянең милли спорт уены.

Ул 2003 елда спортның милли төре буларак Бөтенроссия реестрына кертелгән, 2017 елда — Россия Федерациясенең спорт төре буларак танылган. Мас-рестлинг — контактсыз көрәш. Аның кагыйдәләре бик гади: спортчыга җиңү өчен көндәшенең кулыннан таягын тартып алырга, яки таяк белән бергә үзен тартып алырга кирәк. Ярыш көрәшчеләрнең ике яки өч раунд эчендә ике җиңүгә кадәр дәвам итә. Көндәшен яки таягын тартып ала алган көрәшче җиңүче санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100