Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чемпион әзерләгән тренерларының пенсиясен арттыру турында закон проекты хупланды
Ярышларда Россия делегацияләре составына кергән тренерларның пенсияләренә өстәмә 12,5 мең сум акча түләнәчәк.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Думасына керткән Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары чемпионы әзерләгән тренерларының пенсияләренә өстәмә түләү турындагы закон проекты хупланды. Инициативаны авторларның берсе, Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шәрехләде.
«Россия спортына моңарчы күрелмәгән басым чорында һәм Олимпиада уздыру елында безгә чемпионнар тәрбияләгән тренерларыбызга ярдәм итү мөһим. „Бердәм Россия“ партиясе ярдәме белән тренерлар тиздән пенсиягә лаеклы өстәмә акча алачак. Хөкүмәт безне хуплады», — диде Ольга Павлова.
Закон проекты нигезендә, чемпионнар әзерләүдә катнашкан һәм ярышларда Россия делегациясе составына кергән тренерларның пенсияләренә өстәмә 12,5 мең сум акча түләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз