news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә тагын бер бассейн булачак

Бассейн төзелеше өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

(Мөслим, 8 апрель, «Татар-информ», «Авыл утлары»). Мөслимнең «Кояшлы Ык» ял зонасында бассейн төзелеше бара. Бүген биредә Казанның «Фортекс» оешмасы төзүчеләре — барлыгы 26 кеше эшли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бассейнның бетон колонналары инде урнаштырылып беткән. Төзүчеләр бинаның каркасын җыю белән мәшгуль. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен аерым бассейннар булачак. Аларның чашалары инде урнаштырып куелган.

— Бу — оешма исәбендәге унынчы бассейн төзелеше. Нигездә спорт корылмалары төзү белән шөгыльләнәбез. Бу өлкәдә нәтиҗәле эшләребез һәм зур тәҗрибәбез бар. Төзелеш эшләре былтыр декабрь аенда башланган иде. Бассейнны җәй азагына сафка бастырырга планлаштырабыз. Мөслимлеләр өчен бик уңайлы ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү объекты булачак бу, — ди «Фортекс» төзелеш оешмасы прорабы Артур Адамян.

Бассейн төзелеше өчен кирәкле материаллар Чаллы, Казан шәһәрләренең төрле заводларыннан кайтарыла. Биредә эш бүген тулы куәтенә бара. Финанслау өлкәсендә дә проблемалар юк, дип белдерәләр. Бассейн төзелеше өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Зәвыклы, заманча объект булачак ул. Үз котельные, насос станциясе эшләячәк.

«Район җитәкчелеге халык өчен, бигрәк тә яшьләр өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Бассейнга килгәндә, ул балаларны да, өлкәннәрне дә үзенә тартыр», — ди районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100