Гагарин Кубогы финалында СКА - “Ак Барс” командасының көндәше

КХЛ тарихында беренче тапкыр Санкт-Петербург командасы җиңде

  (Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Евгений Семин). Санкт-Петербургның СКА командасы Гагарин кубогының икенче финалисты булды. Кичә алар Мәскәүдә ЦСКА белән сериянең 7 нче матчында 3:2 исәбе белән җиңде һәм Казанның “Ак Барс” командасы артыннан финалга чыктылар.
КХЛ тарихында беренче тапкыр Санкт-Петербург командасы җиңде, шулай итеп СКА Гагарин кубогы финалында Казанның “Ак Барс” командасы көндәше булды.
ЦСКА – СКА – 2:3 (0:1, 2:1, 0:1). Сериядәге гомум исәп - 3-4.