news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач командасы картинг ярышларында чираттагы җиңүен яулады

Ярышлар Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.

Балтач командасы картинг ярышларында чираттагы җиңүен яулады
http://baltaci.ru/news

(Балтач, 8 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Зәлия Фәйзрахманова). Ел саен Балтач районында картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Әлеге ярышларда Кукмара, Арча, Теләче, Лаеш районы командалары Балтач спортчыларына каршы көч сынашты.

Элек әлеге спорт төрен-дә егетләрне генә күрергә туры килсә, соңгы елларда кызлар да картингны үз итә башлады. Укучылар әлеге ярышларны бик зарыгып көтеп ала, аларга ныклап әзерләнә. Тик шулай да трассада яшь картчыларны төрле хәлләр көтә. Машина старттан ук кабынмый я ярты юлда сүнеп кала, беренче киләм дигәндә генә машина читкә чыгып китә һәм башкалар…

«Хонда-200» маркалы машинада Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге командасыннан Ислам Муллагалиев икенче, Айназ Закиров өченче урынны яулады.

«Хонда-200»дә Балтач ДОСААФыннан Диләрә Гарифуллина җиңүче булып танылды, Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Карина Вәлиева икенче урынга лаек булды. «Хонда-270» маркасында Балтач ДОСААФы егетләре Дилшат Әминов икенче, Вәлиәхмәт Хәкимов өченче булды.

«Стриж» да Балтач ДОСААФыннан Данияр Гарифуллин алтын медальне алды. «125» (Минск) машинасы белән Балтач ДОСААФыннан Ислам Хәйруллин җиңү яулады, Азат Мөхәммәтҗанов өченче урынга лаек булды.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач ДОСААФы командасы җиңүче булып танылды, икенче урында Теләче ДОСААФы, өченчедә Балтачның мәктәптән тыш эшләр бүлеге командасы булды. Җиңүчеләр Ильмир Мөэминов ясаган үзенчәлекле кубоклар белән бүләкләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100