news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы өчен сезон тәмамланды

«Ак Барс» — «Нефтехимик» сериясенең гомуми исәбе 4:0.

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы өчен сезон тәмамланды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда узган «Нефтехимик» — «Ак Барс» сериясенең дүртенче уены Казан командасы файдасына төгәлләнде. Матч исәбе — 0:1. «Ак Барс» — «Нефтехимик» сериясенең гомуми исәбе 4:0.

Плей-офф этабында командалар дүрт җиңүгә хәтле көч сынаша һәм җиңелүче команда төшеп кала. «Ак Барс» дүрт уенда өстен чыкты, шул исәптән, «Нефтехимик» плей-офф этабыннан төшеп калды. «Ак Барс» өчен плей-оффның чирек финалы башланачак — көндәш команда әлегә билгесез.

Беренче период. Сигезенче минутта Мэтт Уайт «Ак Барс» капкасына алка кертте, ләкин видеокабатлаудан соң ул саналмады (0:0).

Икенче период. Җиденче минутта Станислав Галиев, «Нефтехимик» капкасына алка кертеп, исәпне ачты (0:1). Әлеге голы белән Станислав Галиев Континенталь Хоккей лигасында 100нче очкосын җыйды.

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Нефтехимик»:

Барулин (Шарыченков);

Уайт — Митчелл — Порядин, Мёрфи — Пайгин;

Энлунд — Берглунд — Хәйруллин, Шәрипҗанов — Брынцев;

Бикмуллин — Куликов — Шиксатдаров, Атюшов — Сергеев;

Хафизов — Шәрифҗанов — Черников (Грошев), Рясенский.

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — А. Галимов — Фрэттин, Рукавишников — Лямкин

Э. Галимов — Санников — Лукоянов, Викстранд — Педан;

Тихонов — Воронков — Фисенко (Дыняк), Юдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100