news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида «Чаңгы юлы-2020» спорт чарасында меңнән артык кеше катнашты

Финишка килүчеләрне сувенир-бүләк һәм кайнар чәй көтеп тора иде.

Лениногорскида «Чаңгы юлы-2020» спорт чарасында меңнән артык кеше катнашты
http://zamansulyshy.ru

(Лениногорск, 8 февраль, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорскида 38нче мәртәбә «Чаңгы юлы -2020» спорт чарасы узды. «Чаңгы юлы-2020» спорт чарасында 1 мең 500 дән артык кеше катнашты. Бу турыда район баасмасы хәбәр итә.

Спорт бәйрәменә килүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләде.

Бу көнне «Спартакиада -2019» җиңүчеләрен котладылар. 1 урында — «Лениногорскнефть», икенчедә — «Җылылык челтәрләре», өченчедә — «Лениногорскгаз» иде.

«Чаңгы юлы» ярышларында беренче булып стартка хатын-кызлар басты. Алар 1 километрга йөгерде. Ир-егетләр исә 2 км га чапты.

Финишка килүчеләрне сувенир-бүләк һәм кайнар чәй көтеп тора иде.









autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100