news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшәүчеләр бердәм рәвештә «Татарстан чаңгысы-2020» ярышына кушылды

Төрле яшь категорияләренә һәм дистанциягә карап, 11 тапкыр старт бирелде.

 Кукмарада яшәүчеләр бердәм рәвештә «Татарстан чаңгысы-2020» ярышына кушылды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 8 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт даны»).Кукмара районы халкы «Татарстан чаңгысы-2020» массакүләм чаңгы ярышларында катнашты. Район җитәкчелеге, төрле структура, оешма һәм предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары һәм актив яшәү рәвешен яратучылар чаңгы ярышында стартка басты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чара беренче тапкыр гына үткәрелми, анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Беренчеләрдән булып, районның иң көчле узышчылары старт алды, алар 4400 метр ара үтте. Төрле яшь категориясенә һәм дистанциягә карап, 11 тапкыр старт бирелде.

Стартта без чын спортчыларны да, чаңгы шуарга яраткан һәвәскәрләрне дә күрә алдык. Әмма аларның барысын да спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт берләштерде.

Манзарас урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Искәндәр Хәбибуллинның чаңгы ярышларында беренче тапкыр катнашуы икән. Ул бирегә әнисе белән килгән иде. Искәндәр безгә бу спорт төрен яратуын, физик культура дәресләре вакытында һәм әтисе белән чаңгыда йөрүен әйтте. Ә менә Кукмарада яшәүче Галина Якимова мәктәп эскәмиясеннән үк чаңгы спорты белән шөгыльләнә. «Кечкенәдән чаңгы шуарга яратам.

Һава торышы да бүген менә дигән, чаңгы ярышлары өчен туры килеп тора: аяк астында кар шыгырдый, күтә кояш елмая. Әмма, салкын булуга карамастан, бәйрәмгә килгән һәркемнең кәефе күтәренке иде: рәхәтләнеп көлештеләр, аралаштылар. Кемдер үзенең күптәнге танышларын да очратты. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен буфетта кайнар чәй оештырылды.

Призлы урыннарны алган барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100