Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда БДБ илләре уеннары 2021 елның август–сентябрь айларына билгеләнгән
Ярышны уздыруның төгәл көнен агымдагы елның март аенда билгелиләр.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда БДБ илләре уеннарын бу елның август–сентябрь айларына якынрак уздырырга планлаштыралар. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров сөйләде.
«Уеннар елның икенче яртысына планлаштырылган, без аларны Токиодагы Олимпия уеннарыннан һәм Кытайдагы җәйге Универсиададан соң үткәрергә планлаштырган идек. Ягъни августта яки сентябрьдә. Мартта БДБ илләре министрлары белән чираттагы сөйләшүләрдән соң, төгәл көнен билгеләячәкбез һәм әзерлекне башлыйбыз», — диде Азат Кадыйров.
2022 елның гыйнварына Татарстан башкаласында Махсус Олимпиада уздыру планлаштырыла. Шулай ук 2025 елга кадәр зур чаралар исемлеге язылган.
Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була.
Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз