Төркия кышкы Универсиадага әзер

Эрзурум шәһәрендә узачак XXV Халыкара кышкы Универсиадага 20 көн генә калды
(Истанбул, 7 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия 27 гыйнварда Эрзурум шәһәрендә башланачак XXV Халыкара кышкы Универсиадага хәзерлек эшләрен төгәлләде. Хәер, бу зур чарага старт инде бирелде: Истанбулда кабызылган Универсиада факелы Төркия буенча шәһәрдән-шәһәргә йөри. Ул шушы көнгә кадәр Измир, Анталия, Газиантеп, Анкара калаларында булып, Самсун, Трабзон аркылы Эрзурумга барып җитәчәк. Универсиада факелын каршылау чаралары шәһәр җитәкчеләре, министрлар, халык депутатлары, штанга буенча дөнья чемпионы Нурҗан Тайлан һәм Төркиянең танылган спортчылары катнашында уза.

Бүген премьер-министр Рәҗәп Таийп Эрдоган Эрзурумда Универсиада спорт ярышлары үткәреләчәк объектларның ачылыш тантанасына катнашты. Эрдоган кызыл тасманы Греция премьер-министры Йорга Папандреу белән берлектә кисте. Халыкны сәламләгәннән соң ул: "XXV Халыкара кышкы Универсиаданы унышлы үткәреп җибәрәчәкбез. Моннан соңгы максатыбыз Эрзурумда кышкы Олимпиада уеннарын уздыру булачак. Эрзурумны дөнья шәһәре итәчәкбез!" - диде.

Эрзурумда үткәреләчәк Универсиада кышкы спорт уеннарында 11 спорт төре буенча 57 илдән 2,9 мең спортчы катнашуы көтелә, Төркиядән исә 230 спортчы ярышачак. Универсиада барышын 1,5 мең журналист яктыртыр дип ниятләнә. Ярышларны 200 мең кеше тамаша кылачак.

Универсиада спортчылары махсус төзелгән студентлар торагында яшәсә, аларның якыннарын Эрзурум халкы үз өйләрендә кунак итәчәк. Әлеге зур чарага үз теләкләре белән әнә шулай ярдәм итәргә теләгән гаиләләр махсус тикшерү узган. Димәк, кунаклар ышанычлы кешеләрнең карамагына тапшырыла. Төрекләр волонтерларны "күңеллеләр" дип йөртәләр. Универсиада күңеллеләре август аенда Анталиядә җыелып, күнекмәләргә катнашканнар, инде чарага әзерлекләрен барлаганнар, күңелле гаиләләр дә шулай ук.

Төркия XXV Халыкара кышкы Универсиадада төрек халкының спорт сөючәнлек һәм кунакчыллык сыйфатларын гына түгел, милли традицияләрен, тарихларын, шул ук вакытта Эрзурум шәһәренең дә бай тарихи мирасын, милли кыйммәтләрен бөтен дөньяга күрсәтергә җыена. Моны чараның эмблемаларыннан ук аңларга була: Универсиада логотибында Эрзурум каласының символы, Сәлҗүклеләр чорыннан калган тарихи Пар манаралы мәдрәсә, Анадолу туфракларында кул эшләрендә гасырлар буенча кулланылып килгән ыргаклы бизәкләр белән, латинча "U" хәрефе булып ясалган. Әлеге мәдрәсә Анадолуның тәүге университеты - белем учагы булган. Ә пар башлы бөркет 2011 ел Универсиадасының талисманы булып тарихка кереп калачак. Билгеле булганча, ике башлы бөркет борынгы төрки дәүләтләрдә көчлелек һәм иреккә омтылыш символы буларак кулланылган.

XXV Халыкара кышкы спорт уеннарының ачылыш тантанасының программасы "Анадолудның иң югары баскычында очрашыйк" дип исемләнгән. Чарага юкка гына мондый исем бирелмәгән, бит Эрзурум каласы Анадолу туфракларының иң биек ноктасына урнашкан.

Ачылыш тантанасы Анадолу җирлегендә гомер кичергән халыкларның һәм төрки милләтләрнең тарихын аңлатуга корылган җырлы-биюле, фольклор уенлы композицияне үз эченә ала. Анда Енисей елгасы буенда бер Шаманның дини йоласы, Ерак Көнчыгышта башланган Ефәк юлы буенча төрекләрнең Эрзурумга килеп җитүләре төрле риваятьләр, кызыклы хикәяләр, җырлар белән бизәлеп аңлатыла. Программаның "Грузия капкасы" дип исемләнгән өлешендә Кавказ халыкларының Төркия ягындагы Кара диңгез ярларына килеп урнашулары чагыла. "Каф тавы" митологиясе һәм төрле дастаннар кулланылган бу бүлектә халыкны таң калдырырдай Кавказ халыклары фольклор уеннары, Кара диңгез балыкчыларының җырлы-биюле тамашасы тәкъдим ителә. "Истанбул капкасы" дигән бүлектә Госманлы империясе чоры, сәнгате белән берлектә тасвирлана. Аның ахырын биючеләр лалә чәчәге рәвешендә тәмамлаячаклар. Тамашачылар тантанада төрек халкының тарих катламы астында калган борынгы милли шагыйрьләре, каһараманнарының язмышлары, әфсанәләре белән дә танышачаклар. Бу композиция, тулаем алганда, Мәүлана белән Шәмс иҗатына багышланган. Әлеге бүлектән соң яңа Төркия Җөмһурияте корылган дәвер аңлатыла, аны Төркиянең заманча тормышы тасвирланган композиция алыштыра. Тантана төрек эстрада җырчысы Хәдисәнең дәртле җыры астында фейерверкларның төнге күк йөзен балкытуы белән тәмамланачак.

Универсиаданың 27 гыйнварда булачак ачылыш тантанасын 11 мең кеше тамаша кылачак, билетлар инде сатылып беткән. Төркия мәгълүмат чараларында XXV Универсиадага хәзерлек турында зурдан кубып сөйләнмәсә дә, бу чарага багышланган рәсем, карикатура, шигырь, хикәя буенча конкурслар, төрле симпозиумнар, конференцияләр, концертлар оештырылды. Эрзурум халкы Универсиадага зур әһәмият бирә. Бу нисбәттән, ел буе халыкара чараларга өй хуҗасы булды. Бүген анда бөтендөнья дипломатлары катнашында III Илчеләр Конференциясе башланды. Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган Универсиада обектларын ачканнан соң, әлеге чарада катнашачак.

XXV Халыкара кышкы спорт уеннары 6 февральда тәмамланачак.