news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Советский спорт» версиясе буенча, Алинә Заһитова халык спортчысы дип танылды

Җиңүчене җанатарларның тавыш бирүе буенча билгеләделәр.

«Советский спорт» версиясе буенча, Алинә Заһитова халык спортчысы дип танылды
Абдул Фархан

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Дөнья, Европа һәм Олимпия уеннарының гамәлдәге чемпионы, фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова «Советский спорт — ел нәтиҗәләре» илкүләм премиясенең «Халык спортчысы» номинациясендә җиңде. Бу турыда «Советский спорт» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Халык спортчысы» номинациясендә махсус приз иясе Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган гади җанатарларның тавыш бирү юлы белән билгеләнде.

Икенче урынны кагыйдәләрсез көрәш (ММА) спортчысы Хәбиб Нурмагомедов алды. Өченче урынны хоккейчы Александр Овечкин һәм футболчы Артем Дзюба бүлеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100