Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Италиядә алтын медаль яулады

13 яшьлек татар кызы Турин шәһәрендә уза торган юниорлар арасында Гран-при финалында җиңде.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Тимераякта фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Италиянең Турин шәһәрендә уза торган юниорлар арасында Гран-при финалында җиңде. Бу турыда «Беренче канал» хәбәр итте. Тренер Этери Тутберидзе төркеме спортчысы турнирда алтын медаль яулады. Ике программа буенча ул 207,47 балл җыйды. Икенче урында Америка спортчысы Алиса Лью, ул 204,65 балл җыйды. Өченче урында кабат Россия спортчысы — Дарья Усачева булды, ул 200,37 балл җыйды