news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Магнитогорск командасына оттырды

Казан хоккейчылары әлеге матчта бер алка кертте.

«Ак Барс» Магнитогорск командасына оттырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәреннән килгән «Металлург» командасына җиңелде. 

Уен исәбе — 1:3. Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда уздган матчны карарга Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да килгән иде.

Беренче периодта ике команда тарафыннан да кискен һөҗүмнәр булды, тик исәп периодның соңгы минутында гына ачылды. Беренче алканы «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий кертте (1:0).

Икенче периодта ике алка керде, барысы да «Ак Барс» капкасына. Унынчы минутта «Металлург» хоккейчысы Брендэн Лайпсик исәпне тигезләштерде (1:1). Унбишенче минутта Анатолий Никонцев «Металлург»ны бер алкага алга чыгарды (1:2).

Өченче период ахырында «Ак Барс» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Өстәвенә «Металлург» азчылыкта калды, тик Магнитогорск командасы хоккейчысы Денис Зернов буш капкага алка кертә алды (1:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Лукоянов — Воронков — Дыняк, Кэмпфер — Хенкель;
  • Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Журавлёв — Юдин;
  • Уил — Линдхольм — Тарасов, Лямкин — Адамчук;
  • Панюков — Сафонов — Петров (Кателевский), Рукавишников.

«Металлург»

  • Олкинуора (Кошечкин);
  • Чибисов — Карри — Кошелев, Яковлев — Земчёнок;
  • Голдобин — Зернов — Карпов, Дронов — Хультстрём;
  • Лайпсик — Майе — Никонцев, Пашнин — Минулин;
  • Швырёв — Неколенко — Акользин (Юров), Николаев.

«Ак Барс» киләсе уенын Казахстанда уздырачак. Казан хоккейчылары Нур-Солтан шәһәренең «Барыс» командасына каршы көрәшәчәк. Матч 10 октябрь 14:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100