Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алинә Заһитова «Ледниковый период» тапшыруын алып барачак
Узган ел ахырында Заһитова үзенең спорт карьерасын туктатып торуы турында хәбәр иткән иде.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Ледниковый период» телепроектын алып барачак. Бу хакта проектның продюсеры Илья Авербухка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Узган ел ахырында Заһитова үзенең спорт карьерасын туктатып торуы турында хәбәр иткән иде, әмма үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң, быел спортчы күнегүләрне яңадан башлап җибәрде. 2020 елның җәендә фигуралы шуу остасы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә көндезге бүлеккә укырга керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз