Татарстанлы Универсиадада билбаулы көрәштә “бронза” яулаган

Ирекле көрәшче Сөләйманов 62 кг кадәрге авырлык категориясендә өченче урын өчен көрәштә Үзбәкстаннан Шухратжон Обиджоновны җиңгән

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстанлы Габдеҗәлил Сөләйманов Универсиадада билбаулы көрәштә “бронза” яулаган.
Ирекле көрәшче Сөләйманов 62 кг кадәрге авырлык категориясендә өченче урын өчен көрәштә Үзбәкстаннан Шухратжон Обиджоновны җиңгән.
“Алтын” өчен көрәштә Яшмурат Аннамирадов Украина көрәшчесе Дмитрий Косенкойны җиңгән, дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы.