Әлмәттә дуатлон буенча зур ярышлар узачак

Оештыручылар аны бик мавыктыргыч булачак дип вәгъдә итә, күрми калмагыз!

(Әлмәт, 7 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә дуатлон буенча зур ярышлар узачак, дип яза район газетасы.

Дуатлон буенча Россия һәм ФТР кубогының 1 этабы майның 13 енә планлаштырылган. Башкача итеп әйткәндә, ул Әлмәт районы беренчелеге дип аталачак. Йөгерү-велосипедта узышу-йөгерү этапларыннан торган дуатлонны ачу парады иртәнге тугызга билгеләнгән.

Оештыручылар аны бик мавыктыргыч булачак дип вәгъдә итә, күрми калмагыз!