Казанда «Урам» экстрим-паркы 18 апрельдә ачыла

Хәзер парк территориясендә кар чистарталар һәм фигураларның сакланышын тикшерәләр.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның «Урам» экстрим-паркында яңа сезон 18 апрельдә ачылачак. Хәзер анда кар чистарталар һәм җиһазларның сакланышын тикшерәләр. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына парк җитәкчесе Мария Крюкова сөйләде.

«Без 18 апрельдә сезонны башлап җибәрергә планлаштырабыз. Хәзер анда кар чистарту бара, фигураларның төзеклеген карыйбыз, аларны төзәтәбез. Моңа, ким дигәндә, бер атна вакыт китә», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Казанның «Урам» экстрим-паркы — Европада шундый форматтагы иң зур объект. Ул Миллениум күпере астына керү юлында урнашкан. Аның мәйданы 1,9 гектар тәшкил итә. Парк территориясендә скейтбордларда, роликларда, самокатларда, велосипедларда шуу һәм стритболда уйнау өчен берничә махсус зона, шулай ук паркур һәм воркаут өчен мәйданчыклар бар.