news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча ипподромында унынчы тапкыр «Запорожец» автомобильләрендә узыш булды

Балтачта яшәүче хатын-кыз өченче урын алган.

Арча ипподромында унынчы тапкыр «Запорожец» автомобильләрендә узыш булды
http://baltaci.ru/

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Арча ипподромында унынчы тапкыр «Запорожец» автомобильләрендә узышлар үтте. Анда Балтачтан Данил белән Гөлүзә Гыйлаҗетдиновлар катнашкан. Гөлүзә хатын-кызлар арасында өченче урын алган.

«Быелгы ярышлар аеруча кызу булды», — ди Гыйләҗетдиновлар. Бу турыда «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.

«Данил әйткәнгә күрә генә катнашкан идем, өченче призлы урын яуладым», дип сөенече белән уртаклашты Гөлүзә.

Ир-егетләр арасында 19 катнашучы үзара җитезлектә көч сынашкан. Данил исә 6нчы урынга лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100