news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының өченче уенында бер алка да керттермичә җиңде

«Ак Барс» — «Торпедо» сериясенең исәбе — 3:0.

«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының өченче уенында бер алка да керттермичә җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы һәм Түбән Новгородның «Торпедо»сы каршылыгында 4:0 исәбе белән өстенлекне «Ак Барс» алды. Уен Түбән Новгородта узды.

  • Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә өч җиңү.

Беренче период. Унөченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Харри Песонен «Торпедо» капкасына гол кертте (0:1).

Икенче период. Ундүртенче минутта Виктор Тихонов исәпне 0:2 итте. Унбишенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Казан командасы уенчысы Кирилл Петров алка кертә алды (0:3).

Өченче периодның соңгы секундларында Артём Лукоянов «Торпедо»ның буш капкасына алка кертте, алка белен капкага үзе дә кереп китте (0:4).

Командалар составы:

«Торпедо»

  • Тихомиров (Кочетков);
  • Чехович — Миле — Җафаров, Пайгин — Уайдмэн;
  • Шенфельд — Клус — Терри, Остин — Орлов;
  • Варнаков — Дер-Аргучинцев — Гончарук, Марин — Мишарин;
  • Ураков — Михеев — Белевич, Ручкин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Голубев);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Лямкин — Юдин;
  • Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Журавлёв.

«Ак Барс» — «Торпедо» сериясенең дүртенче уены Түбән Новгородта 9 март көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100