news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Пекиндагы җиңүенең балачак хыялы булуы турында әйтте

Пекиндагы Олимпиадада фигуралы шуучыларның шәхси ярышлары 15 февральдә башлана.

Камилә Вәлиева Пекиндагы җиңүенең балачак хыялы булуы турында әйтте

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казан кызы, Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Олимпиадада команда турнирында җиңүеннән соң МАТЧ ТВ эфирында хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Вәлиева командалар белән кыска һәм ирекле программаларда чыгыш ясады, икесендә дә беренче урынны яулады. Россия җыелма командасы турнир нәтиҗәләре буенча 74 очко җыйды.

«Бу балачак хыялым иде, мин өч яшьтән әнигә олимпия чемпионы булам дип әйттем. Һәм менә хыял тормышка ашты. Хәзер мин тагын бер хыялым чынга ашсын өчен эшләячәкмен», — диде Камилә Вәлиева.

Камилә Вәлиеваның искиткеч чыгышы һәм команда турнирында фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасының җиңүе белән беррәттән тренерлар штабының сәер карарлары да булды. Алар шәхси зачетта статуслырак ярышлар өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

  • Пекиндагы Олимпиадада фигуралы шуучыларның шәхси ярышлары 15 февральдә башлана.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100