^Кичә Казан Кремле Кубогы төгәлләнде

^Кичә Казан Кремле Кубогы төгәлләнде

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Тимур Циунчук). Кичә «Баскет-холл»ның кече аренасында узган «Казан Кремле Кубогы» Бөтенроссия теннис турниры тәмамланды. Ялгыз разрядта җиңүне Дмитрий Власов яулады, ә парлы ярышларда беренчелеккә Сергей Демехин һәм Кирилл Иванов-Смоленский лаек булды.

Ялгыз разряд финалында Дмитрий Власов Сергей Демехинны ике сетта (6:2, 6:3) җиңде. Оттыручы исә, парлы разряд финалында Иванов-Смоленский белән бергә Власов һәм Александр Маркинны 6:2, 7:5 исәбе белән җиңүгә иреште. Россиянең танылган теннисчысы Андрей Черкасов полуфиналда җиңелде. Турнирның приз фонды түбәндәгечә бүленде: Дмитрий Власов 60 мең сум, ә парлы турнир җиңүчеләре 15әр мең сум алды.