news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Казахстаннан килгән «Барыс» командасына җиңелде

«Ак Барс» — «Барыс» матчы исәбе — 1:2.

«Ак Барс» Казахстаннан килгән «Барыс» командасына җиңелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Нур-Солтанның «Барыс» командасына җиңелде.

Уен исәбе — 1:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче периодта «Ак Барс»ның кискен һөҗүмнәре күп булды, тик алка капкага кермәде.

Икенче периодның икенче минутында исәп ачылды, алканы «Барыс» һөҗүмчесе Якоб Лилья кертте (0:1). Бу периодта «Барыс» хоккейчысы Томаш Юрчо, хөкемдарга карата физик контакты өчен, уен ахырына кадәр дисциплинар штраф алды, ул бозга бүтән чыкмады.

Әлеге егерме минутлыкта да Казан командасының һөҗүмнәре кискен иде. Артём Лукоянов, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда да, капкачы белән бергә-бер калып бәрү ясый алды, тик «Барыс» капкасы «коры» калды.

Өченче период. Унберенче минутта «Барыс» һөҗүмчесе Аркадий Шестаков гол кертте (0:2). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» хоккейчысы Дмитрий Воронков алка кертте һәм командасының калышуын киметте (1:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Воронков — Галимов — Дыняк, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Кагарлицкий — Линдхольм — Панюков, Адамчук — Рукавишников;
  • Лукоянов — Сафонов — Глухов (Квартальнов), Лямкин.

«Барыс»

  • Ортио (Бояркин);
  • Фрэттин — Вей — Юрчо, Морроу — Диц;
  • Михайлис — Волк — Лилья, Альсинг — Шалапов;
  • Старченко — Куник — Савицкий, Савченко — Орехов;
  • Гурков — Сагадеев — Шестаков, Данияр.

10 ноябрь көнне Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда Татарстанның ике командасы көч сынашачак. «Ак Барс» Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын кабул итәчәк. Матч 18:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100