news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Мәсхүт Хөснетдинов кубогына ярышларда танылган көрәшчеләр катнашты

Яшь чагында ул 12 ел рәттән район сабан туенда берәүгә дә бил бирмәгән.

Чүпрәледә Мәсхүт Хөснетдинов кубогына ярышларда танылган көрәшчеләр катнашты
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 6 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә легендар көрәшче 80 яшьлек Мәсхүт Хөснетдинов кубогына ярышлар узды. Анда Чувашиядән, Сембер якларыннан, Татарстан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән бик күп тәҗрибәле һәм дөньякүләм танылган көрәшчеләр катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.

Яшь чагында ул 12 ел рәттән район сабан туенда берәүгә дә бил бирмәгән, шуның өстенә биш мәртәбә Буада, ике тапкыр Чувашия Республикасының Батыр районында һәм бер тапкыр Сембер өлкәсенең Чардаклы районында абсолют батыр булып танылган.

"Хәзерге көрәшчеләргә карыйм да, кайчак көнләшеп куям. Спорт белән шөгыльләнү өчен районда никадәр шартлар тудырылган. Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде. Хәзер һәр авыл малаеның чемпион булырга мөмкинлеге бар", - диде турнир келәмендә бил алышучы яшьләргә сокланып Мәсхүт абый.

Аны хөрмәтләп көрәш ярышына күп кунаклар кайткан иде. Алар арасында милли көрәш буенча дөнья чемпионы Булат Муисин, Татарстанның милли көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Ульяновск өлкәсенең көрәш буенча федерация президенты Фәнис Җәббаров, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов һәм башкалар бар иде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100