news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородта җиңде

«Ак Барс»та уйнаучы Түбән Новгород егете Казан командасы өчен беренче алкасын туган шәһәрендә кертте.

«Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородта җиңде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгородта «Торпедо»га каршы уенда җиңде. «Торпедо» — «Ак Барс» матчы исәбе — 3:4.

Беренче период. Унсигезенче минутта Казан хоккей мәктәбе шәкерте, хәзер «Торпедо» һөҗүмчесе Станислав Бочаров, командасы күпчелектә уйнаганда, алка кертте (1:0).

Икенче период. Өченче минутта Вячеслав Лещенко «Ак Барс» өчен үзенең беренче алкасын кертте (1:1). Тугызынчы минутта Тай Рэтти «Ак Барс» капкасына алка кертте, видеокабатлаудан соң алка сызыкны үтмәгәне ачыкланды, ул саналмады. Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (1:2). 37 секунд үтүгә, Кирилл Ураков «Торпедо» өчен җавап алка кертте (2:2).

Өченче период. Икенче минутта «Торпедо» сакчысы Денис Баранцев командасын алга чыгарды (3:2). Унсигезенче минутта Түбән Новгород егете, «Ак Барс» һөҗүмчесе Даниил Журавлёв, туган шәһәре командасының капкасына алка кертте (3:3). Журавлёвның бу голы аның «Ак Барс» өчен керткән беренче алкасы булды. Периодның соңгы минутында Патрис Кормье «Ак Барс» өчен гол кертте (3:4).

Командалар составы:

«Торпедо»:

Тихомиров (Суханов);

Рэтти — Шрёдер — Җәфәров, Орлов — Баранцев;

Шенфельд — Хауден — Бочаров, Геноуэй — Волченков;

Ураков — Ильин — Веряев, Зборовский — Мишарин;

Смолин — Щехура — Гончарук, Аляев.


«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билялов);

Азеведо — Кормье — Лещенко, Лямкин — Викстранд;

Э. Галимов — Тихонов — Зарипов, Педан — Хенкель;

Дыняк — А. Галимов — Воронков, Рукавишников — Юдин;

Фрэттин — Ткачёв — Кара (Ли), Журавлёв.

«Ак Барс» киләсе уенын Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә үткәрәчәк. Анда «Ак Барс» Омскиның «Авангард» командасы белән очрашачак. Матч 8 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100