“Рубин” “Спартак”ка каршы матчка билетларны паспорт буенча сату турындагы карардан баш тартты

“Рубин” – “Спартак” матчы 10 нчы декабрьда була

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). “Рубин” Россия чемпионаты 19 нчы турының “Спартак”ка каршы матчына билетларны паспорт буенча сату турындагы карардан баш тартты.

“Рубин” – “Спартак” матчына билетлар паспорт буенча сатылу турында мәгълүматны бастырган клуб хезмәткәрләре техник хата ясаган. Билетлар элеккеге режим буенча сатылачак”, - диелә Казан клубының рәсми сайтында.

Исегезгә төшерик, “Рубин” – “Спартак” матчы 10 нчы декабрьда сәгать кичке алты туларга унбиш минутта башлана.