news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Джордан Уилның дүрт алкасы Казан командасына җиңү китерде

«Ак Барс» — «Автомобилист» матчында арена гөмбәзенә свитер күтәртү, тимераяктан кергән алка, дубль, покер һәм тугыз гол булды.

Джордан Уилның дүрт алкасы Казан командасына җиңү китерде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург шәһәренең «Автомобилист» командасын 5:4 исәбе белән җиңде.

Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бүген аренаның гөмбәзенә Казанның Урицкий исемендәге спорт клубы сакчысы Сергей Закамскийның свитерын башка легендар хоккейчылар рәтенә күтәрделәр. (Урицкий исемендәге спорт клубы — 1958-1990 еллардагы Казан хоккей командасы исеме.)

Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Джордан Уил исәпне ачты. Алка видеокабатлаудан соң гына исәпкә алынды (1:0). Уникенче минутта «Автомобилист» сакчысы Джесси Блэкер исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Дүртенче минутта Джордан Уил «Автомобилист» капкасына икенче алкасын кертте (2:1). Сигезенче минутта, Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Брукс Мэйсек исәпне 2:2 итте.

Өченче период. Өченче минутта «Автомобилист» һөҗүмчесе Брукс Мэйсек, Казан командасы капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (2:3). Алтынчы минутта исәп тигезләште, алка «Автомобилист» капкасына «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов тимераягына тиеп керде (3:3). Унбишенче минутта Екатеринбург командасы уенчысы Яков Рылов гол кертте (3:4). Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Джордан Уил, әлеге уенда үзенең өченче алкасын кертеп, хет-трик ясады һәм исәпне тигезләштерде (4:4). Уен ахырына берничә секунд калганда, Джордан Уил дүртенче алкасын кертте — бу хоккейда покер дип атала (5:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Зарипов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Тарасов — Уил — Петров, Лямкин — Адамчук;
  • Дыняк — Сафонов — Воронков, Юдин — Журавлёв;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Лучевников.

«Автомобилист»

  • Галкин (Шикин);
  • Шумаков — Да Коста — Макеев, Трямкин — Блэкер;
  • Белоусов — Спунер — Мэйсек, Рылов — Василевский;
  • Хрипунов — Кормье — Принс, Гуркин — Щемеров;
  • Бочаров — Филяев — Кузнецов (Овчинников), Ситников.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәү бозында узачак. «Спартак» — «Ак Барс» матчы 16 ноябрь 19:30 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100