Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә өлкәннәр арасында йөзү ярышында җиңүчеләр билгеле
Ир-ат һәм хатын-кызлар арасында беренче урынны яулаучылар Казанда чыгыш ясаячак.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Мөслимдә «Тамчы» йөзү бассейнында «Өченче буын» дүртенче республика ярышларының муниципаль туры узды. Өлкәннәр йөзү ярышларында көч сынашты. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Ир-атлар арасында беренче урынны Яңа Усы авылыннан Валерий Кондратьев, икенче урынны Мөслимнән Таһир Шәйхразиев, өченче урынны Мәлләтамактан Равил Сәхбиев яулады.
Хатын-кызлар арасында Вәрәшбаш авыл җирлегеннән Рәйсә Хаметовага тиңнәр булмады. Икенче урында Мәлләтамактан Галия Вагыйзова, өчтә — Олы Чакмактан Сирена Фәсхиева.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында беренче урын яулаучылар 11 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Мөслим данын яклаячак, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз