news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында «Ат көне» ат-спорт бәйрәме вакыты билгеле

Ярышларның приз фонды ике миллион сумга якын тәшкил итә.

Арча районында «Ат көне» ат-спорт бәйрәме вакыты билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм — Ат көне узачак.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу көнне ат-спорт ярышлары оештырыла. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән.

Ат чабышлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Татарстанның Атчылык һәм ат спорты федерациясе ярдәмендә үткәрелә.

Ат чабышларының хәзерге форматы халыкара статус алган, 40, 80 һәм 120 километр арага йөгерүдә Татарстан спортчылары гына түгел, Россиянең башка төбәкләре, чит илдән килгән вәкилләр дә катнаша. Чара кысаларында чиста, ярым һәм җирле токымлы атлар катнашында бәйгеләр, шулай ук «Аударыш» уены оештырылачак.

Ике километрга кадәрге кыска дистанцияләрдә, «Авыл егетләре» бәйгеләрендә татар токымлы атлар ярышыр дип көтелә. Ярышларның приз фонды ике миллион сумга якын тәшкил итә.

Шулай ук атны арбага иң тиз җигү һәм иң матур арба, «Авыл мәргәне», «Кумысмен» кебек гадәти булмаган конкурслар, рәсем бәйгесе, ат дагалау буенча мастер-класс, билбау көрәше, өчпочмак ашау буенча чемпионат, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100