news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә яшьләр мохите мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Очрашуда үз эшләренең осталарын бүләкләделәр.

Бөгелмәдә яшьләр мохите мәсьәләләре турында фикер алыштылар
http://bugulma-tat.ru/news/

(Бөгелмә, 6 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә Яшьләр сараенда Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре, шәһәр һәм районның иҗтимагый берләшмәләре лидерлары белән очрашты. Очрашу кысаларында Яшьләр мохите мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашу кысаларында Яшьләр мохитенең актуаль мәсьәләләре, шулай ук дәүләт яшьләр сәясәте юнәлешендәге эшләр турында фикер алышты. Очрашуда катнашучылар үз идеяләре белән уртаклашты һәм министрга яшьләр хәрәкәте үсеше һәм аларның перспективалары турында сораулар бирделәр.

Чара барышында бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Ирина Порунованы «#МыВместе» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлеш өчен» истәлекле медаль һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның грамотасы белән бүләкләделәр.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Д.Фәттаховның Мактау грамотасын яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен «Миллениум» яшүсмерләр-яшьләр клубын оештыручы педагог Наталья Кулагинага тапшырдылар.

#МыВместе» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлеше өчен волонтер Татьяна Кондакова министрның Рәхмәт хатына лаек булды.

«ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» мактау билгеләре дәүләт яшьләр сәясәте тармагы ветераннарына: «Яшьләр Сарае» директоры (2001-2013 еллар), хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Закировага һәм «Яшьләр сарае» хореографы Елена Вәлиевага тапшырылды.

»#МыВместе» Бөтенроссия акциясен оештыруга керткән өлешләре өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларына волонтерлар Полина Вагенлейтнер, Александр Емельянов, Денис Шмелев Александрович, Виталий Князькин лаек булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100