news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Тимерҗанов ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында ярымфинал этабына чыкты

Алдагы этап Канадада августта була

 (Казан,6 июль, «Татар-информ», Евгений Семин). Татарстан автоузышчысы Тимур Тимерҗанов ялларда тәмамланган ралли-кросс буенча дөнья чемпионатының Швеция этабында чагыштырмача уңышлы чыгыш ясап, ярымфиналга чыкты. “SuperCars” дивизионы квалификацион заездларында Тимерҗанов 10 нчы нәтиҗә күрсәтте, бу исә аңа ярымфиналда чыгыш ясау хокукы бирде. Бу заездда ул финалга эләгәсе 6 пилот арасында 4 нче булды. Арада 1 нче булып Тимерҗановның команда буенча былтыргы партнеры Тимми Хансен финишка килде, ләкин судьялар аны заезд барышында бәрелешүләре өчен штрафка тартты һәм ул 2 нче урынга күчергә мәҗбүр булды. Шуңа да җиңү Маттиас Экстремга тәтеде.

Дөнья чемпионаты лидеры Петер Сольберг финалда машинасын финалда ваттырса да, 159 очко белән “Super Car” дивизионының гомуми зачетында лидерлыгын саклады. Тимур Тимерҗанов исәбендә исә - 34 очко. “Super1600” дивизионында Казанның тагын бер пилоты Тимур Шиһабетдинов исә Германиядә элеккеге этапта ирешкән уңышын (2 нче урын) кабатлый алмады, 4 квалификацион заездның берсендә финишка килеп җитмәде, нәтиҗәдә, суммада 14 нче урын белән ярымфиналга чыгудан мәхрүм калды.

“Super1600” дивизионының гомуми зачетында Тимерҗанов 64 очко белән 5 нче урында, 2 нче урыннан аны 11 очко аерып тора. Ралли-кросс буенча дөнья чемпионатының алдагы этабы Канадада 7-9 августта була.

news_right_1
news_right_2
news_bot