Клод-Луи Галльен: “Универсиада Уты эстафетасын башка шәһәрләргә үрнәк итеп күрсәтәчәкбез”

Ел дәвамында Универсиада уты дөньяның 5 континентында булды

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы – гадәти булмаган вакыйга, һәм аны, киләчәктә Универсиада хуҗабикәсе булырга ниятләүче шәһәрләргә үрнәк итеп күрсәтәчәкләр. Бу хакта бүген Универсиада авылында Бөтендөнья студент уеннары Уты эстафетасының финал өлешенә старт бирү алдыннан, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен хәбәр итте.

“ФИСУ тарихында әлеге эстафета иң истәлеклесе булды. Ул узган елның июлендә Сорбоннада башланган иде. Факел җир йөзенең 5 континенты буйлап, “Седов” паруснигында сәяхәт кылып йөрде. Универсиада уты кергән барлык урыннарда, махсус шуңа багышлап төрле чаралар оештырылды. Казан Универсиадасын оештыручыларга, Ут эстафетасын шулкадәр кызыклы, озын итеп үткәрүләре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Универсиада -2013 Уты эстафетасы, киләчәктә үзләрендә Бөтендөнья студент уеннарын кабул итәчәк шәһәрләргә үрнәк итеп тәкъдим ителәчәк. Бүген минем студент елларыннан калган хыялым тормышка ашты: мин факел йөртүче булдым. Мине факел тотып йөгерергә чакырганнары өчен бик шатмын. Студент елларында мин бу вакыйгаларга читтән генә шаһит була идем, ә хәзер үземә катнашырга мөмкинлек туды”, - дип белдерде Клод-Луи Галльен.

Искәртеп узабыз. Бүген Казанда Универсиада Уты эстафетасының финал өлеше уза. Факелны бүген барлыгы 58 кеше йөртәчәк. Эстафета Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Павлюхин урамы – Сәлимҗанов урамы – Уң як Болак - Ташаяк урамы – Кремль урамы маршруты буенча оештырыла. Кичен Уеннарның ачылыш тантанасында Универсиада уты касәсе кабызылачак.