news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы квадрокросс һәм арбалы мотокросс ярышларында 5 яшьлек спортчы да катнаша

Узышлар Тукай районының 45 еллыгына багышлана.

Чаллыдагы квадрокросс һәм арбалы мотокросс ярышларында 5 яшьлек спортчы да катнаша
Гөлназ Хәбибуллина

(Чаллы, 6 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Әлеге минутларда Чаллыда квадрокросс һәм арбалы мотокросс буенча Россия чемпионаты бара. Ярышларның иң кечкенә узышчысына 5 яшь. Ул Ярославль шәһәреннән килгән Мирон Бузуртанов. 

Ярышлар «Наиком-Арена» мәйданында үтә. Монда Татарстан, Мәскәү, Киров, Тула, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль, Пенза, Ижевск, Волгоград һәм илнең башка төбәкләреннән 250гә якын узышчы килгән. Мондый дәрәҗәдәге ярыш республика тарихында беренче тапкыр үткәрелә. Ул Тукай районының 45 еллыгына багышлана.

Чараның тантаналы өлешендә Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев «Наиком-Арена» трассасының уникаль булуын билгеләп үтте. «Чаллыга килгән саен әлеге матур урында урнашкан стадионга карап сокланабыз. Ачылуына бик аз вакыт узуга карамастан, трасса БДБ илләрендәге иң яхшы трасса буларак танылды», — диде урынбасар. 

Әлеге трассаның гамәлгә куючысы, эшмәкәр, «Наиком Экстрим Мотокросс» спорт-техник клубы президенты Наил Хөббәтуллин бүгенге узышларның Татарстан өчен яңалык булуы турында әйтте. 

«Без арбалы мотокросс һәм квадрокросс буенча Россия чемпионатын үткәрү җаваплылыгын алдык. Сез бүген Татарстан тарихында беренче тапкыр коляскалы мотоцикллар узышы карый алачаксыз. Киләчәктә туган республикабызның техник спорт төрләре Мәккәсенә әверелүен теләр идем. Безнең өчен бу планда „КАМАЗ-Мастер“ командасы һәрвакыт үрнәк булды», — диде ул. 

«КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин Татарстанның спорт өлкәсендә һәрвакыт лидер булуын билгеләп үтте. Ул проектның гамәлгә куючысы Наил Хөббәтуллинга һәм барлык эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. «Чит илдә яхталар, йортлар сатып алганчы, акчаларыгызны бик дөрес юнәлешкә сарыф иткәнсез. Туган җиребезгә файдалы эшләр башкарыйк», — диде ул. 

Ярышлар 50 куб.см егәрлекле квадроцикллар узышы белән башланып китте. Анда 23 экипаж катнашты. Алар арасында бердәнбер хатын-кыз — Серпухов шәһәреннән килгән Екатерина Крюкова да бар. 

Алардан соң стартны 8-14 яшь аралыгындагы спортчылар алды. Алга таба коляскалы мотоциклларда парлы спортчылар чыгышы көтелә. Балалар өчен уен мәйданчыклары, ашап алу зоналары эшли. Ярышларның нәтиҗәләре һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичке 20:45 сәгатьтә була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100