Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда тагын бер футбол мәйданчыгы барлыкка киләчәк
Ул футбол буенча Татарстан чемпионатлары һәм беренчелекләре уеннары өчен аренага әйләнәчәк.
(Аксубай, 6 июнь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Анастасия Петрова). Аксубайда тагын бер футбол мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Мәйданчык ел саен Сабантуй вакытында (һәм ул гына да түгел) футбол буенча ярышлар уза торган урында урнашачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ул футбол секцияләренә йөрүчеләр өчен дәресләрдән тыш, спорт мәйданчыгы булачак. Шулай ук футбол буенча Татарстан чемпионатлары һәм беренчелекләре уеннары өчен аренага әйләнәчәк.
Яңа спорт мәйданчыгын төзү республикада «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын, «Демография» илкүләм проектын, шулай ук «2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Радик Канәфин хәбәр иткәнчә, төзелеш өчен кирәкле материаллар кайтарылган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз