news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роман Шаронов «Рубин»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

Алдагы ике сезонда белгеч Казан яшьләр командасының тренерлар штабын җитәкләде.

Роман Шаронов «Рубин»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Яшьләр командасының тренерлар штабын җитәкләгән Роман Шаронов «Рубин»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта Twitter-клубның аккаунтында хәбәр ителә.

«Роман Шаронов - клубның легендасы, уенчы буларак, безнең команда белән аның яңа тарихында барлык уңышларын кичерде. Уенчы карьерасы тәмамланганнан соң, ул клуб системасында эшләде: яшь футболчылар әзерләүне җитәкләде, Академиядә тренер булды, аннары яшьләр командасына эшкә күчте», — дип сәламләделәр тренерны «Рубин» матбугат хезмәтендә.

Шаронов Казан клубы составында 296 матч үткәрде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot