Татарстан узышчысы татар егете Тимур Тимерҗанов ралли-кросс буенча ДЧның икенче этабында катнаша

"Түземсезлек белән стартны көтәм", - ди спортчы

 (Казан, 6 май, «Татар-информ»). 6-8 майда Германиянең «Хоффенхайм Ринг» автодромында татарстанлы Тимур Тимерҗанов ралли-кросс буенча Дөнья чемпионатының икенче этабы стартына чыга.

"Түземсезлек белән стартны көтәм. Нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтәсем килә", - ди спортчы егет.

Узышчының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ул Португалия этабыннан соң, автомобилен алыштырмыйча, пьедесталдагы урын өчен сынашырга әзер булуын игълан иткән.