news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының нәни шахмат осталары Интернет-матчта Канададагы яшьтәшләрен җиңгән

Чаллы балалары Монреаль белән көндәшлектә 24кә 18 исәбе белән җиңү яулаган.

Чаллының нәни шахмат осталары Интернет-матчта Канададагы яшьтәшләрен җиңгән
Эльвира Гаттарова

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чаллының «Этюд» спорт мәктәбендә шахмат спорт төре белән шөгыльләнүче балалар Интернет-матчта Монреальдәге яшьтәшләреннән өстен чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га җиңүчеләрнең берсе Эмиль Гаттаровның әнисе Эльвира Гаттарова хәбәр итте. Бу турыда Чаллының рәсми сайтында да язылган.

7 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балаларны үз эченә алган 21 шәр кешедән торган командалар chess.com платформасында көч сынашкан. Турнирда Чаллы данын Эмиль Гаттаровтан тыш тагын 20 бала яклаган. Бәйгедә Чаллының нәни шахматчылары көчлерәк икәнлекләрен исбатлаган: 24 кә 18 исәбе белән җиңү яулаганнар.

Чаллының яшь шахматчылары, шулай ук, Төркия һәм Уругвай балалары белән дә уйнаячак. 

«Без инде республика һәм илкүләм ярышларда шактый катнаштык. Яхшы гына нәтиҗәләргә ирештек. Язгы каникулда март азагында Казанга кайтырга тиеш идек, коронавирус белән бәйле чаралар аркасында, ярышлар кичектерелде. Шулай да без борчылмадык, спорт мәктәбе җитәкчелеге хәтта чит илләр белән Интернет матчлар оештыруы үзенә бер кызык шөгыль булды», — диде Эльвира Гаттарова.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100