news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чернышенко Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак объектларны карады

Россия вице-премьеры Казандагы Су спорт төрләре сараенда булды.

Чернышенко Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак объектларны карады
tatarstan.ru

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казанда Су төрләре сараенда булды. Анда FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәге тәкъдим ителде.

«Дмитрий Чернышенкога 2025 елда FINA Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында кулланылачак объектлар тәкъдим ителде», — диелгән Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казанда 2025 елда тагын Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. РФ вице-премьеры сүзләренчә, әлеге чемпионат уникаль, чөнки аңа әзерлек кысаларында биредә Су спорт төрләренә ярдәм итү үзәге булдырылган.

«Монда башка илләрдән спортчылар шөгыльләнә, бу хезмәттәшлекнең һәм партнерлыкның бер төре. Без үз мөмкинлекләребез белән уртаклашабыз. Биредә без дөнья чемпионатын әзерләү кысаларында модель эшләвен күрәбез, теләсә кайсы зур ярышларны үткәрүдә калдырылган мирас файдаланыла», — диде Чернышенко.

Моннан тыш, ул искә төшергәнчә, уникаль хайдайвинг өчен корылма турында әйтмичә калып булмый.

«Спортчыларның күнегүләр ясау мөмкинлеге булуы бик мөһим. Гомумән, бу экстремаль спорт төре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрне киңәйтәчәк, безгә яңа исемнәр, яңа йолдызлар бирәчәк. Болар барысы да спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү өчен эшләнә», — диде Россия вице-премьеры.

Аннары кунак 2020 елның сентябрендә ачылган «Искәндәр» футбол-регби манежында булды. Монда Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов «Стрела» регби клубы уенчылары һәм тренерлары белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100