news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Олимпиадада кыска программада җиңде

Олимпиаданың команда турнирында Россия АКШны узды.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Камилә Вәлиева Пекинда уза торган Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда турнирының кыска программасында җиңде.

Ул барлык элементларны да чиста башкарды, барлык көндәшләрен дә зур аерма белән артта калдырды. Спортчы 90,18 балл җыйды.

15 яшьлек спортчының әлеге уңышы Россия җыелма командасына команда турнирының гомуми зачетында АКШны узып китәргә ярдәм итте.

Американың фигуралы шуу остасы бүген тупас хата җибәрү аркасында бары тик бишенче урынга гына лаек булды.

Кыска программада Япония спортчысы Вакаба Хигучи – икенче, Канада вәкиле Маделин Скиза өченче урынны яулады.

Моннан алдарак Марк Кондратюк команда турнирында ир-атлар арасында кыска программада өченче урынны алган иде, Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов ритм-биюдә – икенче, Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов исә парлы шууда шулай ук икенче урынга лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100